Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Мәгариф

Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

25 июньдә Менделеевскида масштаблы чара – чыгарылыш балы уза. Ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның төп мәйданында булачак.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, программа кызыклы һәм тирән эчтәлекле булыр дип көтелә. Агымдагы елда ул биш локациядән торачак: “Welcome-зона”, “Концерт”, “Бәйрәм фуршеты”, “Актив ял”, “Яр буе”. Чара кич белән башлана һәм төне буена дәвам итә.

Программада кавер-төркем чыгышы, фотозона эше, район башлыгы Валерий Чершинцев котлавы һәм тантаналы төстә алтын медальләр тапшыру, электр шоуы, дискотека, янып торучы шарлар очыру каралган.


Нет комментариев