Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мисс Кис-кис һәм Мистер Мяу

Балалар китапханәсендә бер чара икенчесен алыштырып тора. Ял итүче малайлар, кызлар конкурслы уен программасында песиләр турында сөйләштеләр. Мәчеләргә багышлап әзерләнгән презентация җыелганнарны урта гасыр чорындагы Египетка сәяхәткә чакырды һәм кызыклы мәгълүматка баетты. Балалар зур активлык һәм мәхәббәт белән дүртаяклы дусларына багышлаган хикәя һәм шигырьләрен сөйләделәр. "Песи йорты", "Тычканнар-песиләр", "Сапогилы мәче"...

Балалар китапханәсендә бер чара икенчесен алыштырып тора. Ял итүче малайлар, кызлар конкурслы уен программасында песиләр турында сөйләштеләр.
Мәчеләргә багышлап әзерләнгән презентация җыелганнарны урта гасыр чорындагы Египетка сәяхәткә чакырды һәм кызыклы мәгълүматка баетты.
Балалар зур активлык һәм мәхәббәт белән дүртаяклы дусларына багышлаган хикәя һәм шигырьләрен сөйләделәр. "Песи йорты", "Тычканнар-песиләр", "Сапогилы мәче" уеннарында теләп катнаштылар. Табышмаклар чишү, мәчеләргә кушаматлар эзләү, әдәби әсәрләрне искә алу, мультфильмнар карау һәм музыка тыңлау һәркемнең күңеленә хуш килде.
Балалар йорт хайваннарын яхшы тәрбияләргә, якларга һәм сакларга сүз биреп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Балалар

2
X