Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Йомгаклау аттестациясе: уйланырга урын бар

- Төп дәүләт имтиханын районның 17 мәктәбеннән 296 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов. Рус теле, физика, тарих, инглиз телен (нәтиҗә республиканыкыннан югары) укыту сыйфаты саклану фонында математика - 3,7, информатика - 3,45, география - 3, җәмгыять белеме - 3,3, әдәбият - 3,3 буенча...

- Төп дәүләт имтиханын районның 17 мәктәбеннән 296 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов.
Рус теле, физика, тарих, инглиз телен (нәтиҗә республиканыкыннан югары) укыту сыйфаты саклану фонында математика - 3,7, информатика - 3,45, география - 3, җәмгыять белеме - 3,3, әдәбият - 3,3 буенча билгеләр түбәнәйде.
Икелеләр дә булды. Кайбер фәннәр буенча аттестацияләнмәгәннәрнең иң күп санын Песәй мәктәбе бирде.
Уңышлылар исемлегендә - 1 нче гимназия, 7 нче, Яңабирде, Илнәт, Монаш, Абалач, Бәзәкә, Иске Гришкин, Турай мәктәпләре, 10 нчы колония каршындагы кичке мәктәп.
Ике укучы өлгермәгәнлек өчен мәктәптән чыгарылды.
- Алар 9 нчы сыйныфта кабат укуга калып, төп дәүләт имтиханын бер елдан соң гына бирә алалар, яки укуларын гаилә мәгарифе формасында дәвам итәләр, - дип билгеләде Сергей Артелинович.
Быел 11 нче сыйныфлардан 137 чыгарылыш БДИ тапшырды.
Имтихан үткәрү өчен 11 аудитория белән бер пункт оештырылды. Анда 24 видеокамера эшләде, онлайн-күзәтү алып барылды.
Рус теленнән биремне Турай мәктәбеннән бер укучы үти алмады. Әлеге фән буенча өлгереш - 98,58.
Рус теленнән иң югары нәтиҗәләр 1 нче мәктәп, 1 нче гимназия һәм Монаш мәктәбе чыгарылышларында. Математиканы 137 баланың өчесе тапшырмады. Уртача балл - 44,99, ТР буенча - 48,4. Ике төп имтихан нәтиҗәләре буенча өч чыгарылыш гомуми урта белем турында аттестат алмады.
Имтихан тотучыларда быел иң популяр фән җәмгыять белеме булды. Нәтиҗәдә 77 аттестацияләнүчедән 1, 2, 3 нче мәктәпләрдә укучы җиде бала тиешле баскычны үтә алмады. Песәй мәктәбе укучылары имтиханны икелегә бирделәр. 39 шәкерт 80 һәм аннан югарырак баллар җыйды. 1 нче мәктәпнең ике чыгарылышы "Укудагы югары казанышлары өчен" медальләре алды, районның 21 укучысы - уку алдынгысы аттестаты.
- Район буенча уртача БДИ баллары республиканыкыннан түбән, - дип борчылуын белдерде Сергей Данилов.
Менделеевск - химиклар шәһәре
- Ни өчен 9 һәм 11 нче сыйныфлар чыгарылышлары имтихан тапшыру өчен химияне сайламый? Киләчәктә кем шәһәр өчен мөһим ике предприятиенең ветераннарын алмаштырыр? - дип урынлы сорау бирде "Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин.
Район башлыгы Игорь Привалов укучыларның химия тапшыруга түбән әзерлеге дәрәҗәсен билгеләде һәм Мәгариф идарәсен ведомстводагы учреждениеләр белән берлектә химия тармагы һөнәрләренең абруен арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде.
- Безнең техникумда химия заводларында кадрларга ихтыяҗны исәпкә алып, укыту программасын яңадан карауны планлаштырабыз, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.

Мәгълүмат өчен:
химияне 1 нче мәктәпнең ике 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, уртача балл - 31,5, уртача билге - 5, һәм 11 нче сыйныфлардан 24 чыгарылыш, берсе имтиханны тапшыра алмады, уртача балл - 58,5, ТР буенча - 62,79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Сыйныфны

2
X