Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп рухының яше юк

Безнең тормышыбызда күркәм традиция бар - юбилейларны билгеләү. Алар төрле була: кечкенәсе һәм зурлары, шатлыклылары һәм моңсулары. Әмма һәр очракта - үтелгән юлга нәтиҗә ясау. Бу көннәрдә 3 нче мәктәп 25 еллык юбилеен билгели. 1987 елның 1 сентябре... Менделеевск шәһәренең яңа микрорайоны тыңгысызланган умарта оясы кебек гөжли. Шулай булмыйча! Һәр...

Безнең тормышыбызда күркәм традиция бар - юбилейларны билгеләү. Алар төрле була: кечкенәсе һәм зурлары, шатлыклылары һәм моңсулары. Әмма һәр очракта - үтелгән юлга нәтиҗә ясау. Бу көннәрдә 3 нче мәктәп 25 еллык юбилеен билгели.
1987 елның 1 сентябре... Менделеевск шәһәренең яңа микрорайоны тыңгысызланган умарта оясы кебек гөжли. Шулай булмыйча! Һәр көнне шәһәрдә яңа мәктәп ачылмый бит. Бу озак көтеп алган вакыйга. Бигрәк тә яңа Менделеевск химия заводы төзелә башлаганнан соң. Яңа завод - яңа эш урыннары, Кама буе шәһәрчегендә яңа кешеләр, димәк укыячак балалар да.
Һәм менә тантаналы мизгел килеп җитте. 3 нче мәктәпнең директоры Алексей Васильевич Сорокин символик тасманы кисә. Әле буяу исе килеп торган яңа бинага киләчәк буын керә... Башлангыч сыйныф укытучылары Н.Ионова һәм Т.Киршина белән бергә 54 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлыйлар.
Бу 25 ел элек булды. Уйлап карасаң, чирек гасыр узган. Кичә генә кебек. Егерме биш ел бу мәктәптә яшь менделеевлыларга белем бирәләр. 1988 елдан башлап учреждение мең ярымга якын укучыны мөстәкыйль тормышка озатты. Чыгарылышлар - безнең горурлыгыбыз.
Укытучыларсыз мәктәп булмас иде. Бездә яхшы педагоглар эшли. Эльмира Маликовна Овчарова, Надежда Юрьевна Федотова, Валентина Алексеевна Бобовкина, Илсөяр Харисовна Зиннәтуллина, Светлана Николаевна Коряковцева, Розалия Захравовна Абдуллина, Валентина Анатольевна Миңнәхмәтова, Ильяс Хәлимович Гайфуллин беренче көннән хезмәт куялар. Алыштыргысыз китапханәче Илсөяр Вагыйзовна Гәрәева мәктәп коллективына чирек гасыр ачык йөз белән хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә коллективта үз эшенең остасы булган 44 педагог эшли. Шуларның уникесе - югары категорияле укытучы.
Мәктәпне Альберт Петрович Федоров җитәкли. Урынбасарлары Римма Такыевна Нәгыймова, Людмила Анатольевна Городничева, Алсу Илдусовна Максютина, Светлана Рафаиловна Солтанова - аның терәкләре, укыту-тәрбия процессын грамоталы һәм нәтиҗәле оештыруда ярдәмчеләре. Педагогларның һәм җитәкчелекнең уртак максатта эшләве нәтиҗәсендә мәктәп әйдәп баручылар рәтендә. 2011-2012 уку елы нәтиҗәләре буенча ул Бердәм дәүләт имтиханының максатчан ориентирларын гамәлгә ашыруда районда беренче урынга чыкты.
Минем фикеремчә, мәктәптә иң мөһиме - андагы атмосфера. Укытучылар коллективы, укучылар һәм әти-әниләр тудырган рух. 50, 75 ел узар, әмма мәктәп яшь булып калыр, чөнки кабат укучыларның көчле тавышлары, шат көлүләре яңгырап торыр. Мәктәп рухының яше юк. Аңа һәрвакыт унбер яшь, чөнки укучы беренче сыйныфтан мәктәпне тәмамлаганчы шуның кадәр юл уза.
Мәктәп коллективы исеменнән
Т.Жетыбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск шђџђренећ яћа микрорайоны Менделеевский