РФ Хезмәт министрлыгы 2019 елга производство календарен кабул итте.
Яңа ел
Яңа ел яллары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы - 10 көн ял.
23 февраль
23 февраль шимбәгә туры килә. Әмма шимбә өчен ял дүшәмбегә түгел, май аена күчерелә. Димәк, ике көн - 23-24 февральдә ял итәбез.
8 март
Халыкара хатын-кызлар көне җомгага туры килә. Өч көн ял - 8, 9, 10 март.
Май каникулы
1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәкбез. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе! 1 май - ял, 5 гыйнварны 2 майга күчерү сәбәпле, 2 май да ял, 6 гыйнварны күчерү сәбәпле, 3 май да ял.
9 майда 4 көн ял итәчәкбез - пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр. 10 майда 23 февраль өчен ял итәбез.
Россия бәйсезлеге көне
12 июнь чәршәмбегә туры килә. Бер генә көн ял.
Ноябрь бәйрәмнәре
Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн ял булачак. 2 ноябрь (шимбә), 3 ноябрь (якшәмбе) һәм 4 ноябрь.
Нет комментариев