Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.
«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.
Нет комментариев