Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең мәктәпкә – 25

3 нче мәктәпнең актлар залында мәгариф учреждениесенең 25 еллыгына багышланган чара узды. О.Смирнова Беренче рәтләрдәге почетлы урыннарны педагогик хезмәт ветераннары Т.Киршина, Л.Сорокина, Н.Ионова, Л.Сәхабиева һәм башкалар алды. Коллективны истәлекле дата белән тәбрикләргә район җитәкчесе И.Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.Миронов, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы З.Хәертдинова, шәһәр Советы рәисе...

3 нче мәктәпнең актлар залында мәгариф учреждениесенең 25 еллыгына багышланган чара узды.
О.Смирнова
Беренче рәтләрдәге почетлы урыннарны педагогик хезмәт ветераннары Т.Киршина, Л.Сорокина, Н.Ионова, Л.Сәхабиева һәм башкалар алды.
Коллективны истәлекле дата белән тәбрикләргә район җитәкчесе И.Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.Миронов, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы З.Хәертдинова, шәһәр Советы рәисе урынбасары И.Гобәйдуллина килделәр.
Беренче директор А.Сорокин, укыту бүлеге мөдире Т.Масленникова, элеккеге директор С.Романюк һәм башкалар уку бинасы ачылу, эшләгән еллары турында хатирәләре белән бүлештеләр. Мәктәпнең хәзерге җитәкчесе А.Федоров ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, коллектив алга таба да алар салган традицияләрне дәвам итәр дип ышандырды.
Узган елларның чыгарылышлары исеменнән И.Кәшипов, В.Шалаумов чыгыш ясадылар, Э.Гәрәева Германиядән видеохат җибәргән.
Иң яхшы педагогларга район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләренең Мактау грамоталары тапшырылды.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф учреждениесенећ