6 июльгә бакчачы календаре
Кимүче ай. Ай Кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кыяр, кабак һәм помидорларның карт яфракларын өзү, борычларның уңыш бирми торган, зәгыйфь сабакларын, баклажанның саргайган яфракларын йолку. Яшелчәләрне ашлау. Кәбестәдәге күбәләк кортына һәм кыярдагы пәрәвез талпанына каршы агу сиптерергә була. Бакча җиләгенең мыекларын өзәргә мөмкин.
Чәчәк түтәле
Ашаламалар кертү. Үсемлекләрнең артык яфракларын һәм сабакларын өзәргә була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче үсемлекләрне ашлау. Җимеш бирүче агач-куакларга теләгә каршы матдәләр бөркү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев