Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ак халатлы кешеләргә тирән хөрмәт

Җомга көнне районның сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас күңелдән котлаулар кабул иттеләр. "Алтын дага" ресторанында оештырылган тантанада район башлыгы Игорь Привалов, ТР Дәүләт советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, прокурор Айрат Галимәрданов катнашты. Көн геройларына мөрәҗәгать итеп, Игорь Привалов болай диде: -Дөньяга туу көненнән башлап ак халатлы кешеләр...

Җомга көнне районның сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас күңелдән котлаулар кабул иттеләр.
"Алтын дага" ресторанында оештырылган тантанада район башлыгы Игорь Привалов, ТР Дәүләт советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, прокурор Айрат Галимәрданов катнашты.
Көн геройларына мөрәҗәгать итеп, Игорь Привалов болай диде:
-Дөньяга туу көненнән башлап ак халатлы кешеләр безнең янәшәбездә. Алар сәламәтлекне һәм тормышны саклый. Шуның өчен аларга тирән хөрмәт күрсәтәбез.
Катлаулы хезмәтләре, яңа эш алымнары кулланганнары, стандарт булмаган карарлар кабул итүләре, оптимист булганнары өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, район башлыгы иң яхшы табиблар һәм шәфкать туташларына Мактау грамоталары тапшырды.
Үзәк район больницасы баш табибы Мөслим Гилев коллегаларына ихластан котлау сүзләре юллады.
- Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча эшчәнлекләренә җаваплы мөнәсәбәттә булулары өчен коллективка рәхмәтлемен, - диде ул, сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен коллегаларына бүләкләр тапшырганда.
Поликлиниканың хирургия кабинеты шәфкать туташы Вера Романовна Фәйзиханова, педиатрия бүлегенең палата шәфкать туташы Ирина Николаевна Пабина үзәк больницаның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Рентген бүлеге мөдире Екатерина Сергеевна Колобкова, терапия бүлегенең санитар-буфетчысы Физәлия Мирзаһитовна Гәрәева баш табибның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Киңәшче Рөстәм Гафаров тантана геройларын ТР Дәүләт советы депутаты Ринат Ханбиков һәм "Аммоний" компаниясе дирекциясе исеменнән котлады. Район прокуроры Айрат Галимәрданов шулай ук котлауларга кушылды.
Концерт номерлары бәйрәм программасының бизәге булды. Төп геройлары - башкаручылары табиблар һәм шәфкать туташлары булган шоу үзәк больница администрациясенең күңелле сюрпризы булды. Чаллы шәһәренең " Стиль" шоу балеты артистлары, "Шаян" бию ансамбле чыгышы яхшы тәэсир калдырды.
Шаян репризлар, бәйгеләрдән тамашачы канәгать калды. Чараны алып баручылар Илдар Фаразетдинов һәм Гөлназ Стрелкова бәйрәм күңелле үтсен өчен тырышлык куйдылар. Мактаулы һәм изге һөнәр ияләренә җырларын, музыкаль композицияләрен бүләк иттеләр.
- Коллегаларыбыз белән аралашу, ял итү мөмкинлеге биргән өчен үзәк больницаның администрациясенә зур рәхмәт. Бәйрәм программасы бай һәм күпкырлы булган, - диде юрист Яна Пичугина.
- Медиклар көнендә безне хөрмәт итеп килгән район башлыгы Игорь Анатольевич һәм Рөстәм Исмәгыйловичны күрү куаныч өсти. Безгә ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт аларга - дип өсти табиб-эпидемиолог Дамира Кашапова.
Лариса Миңнегалиева
Медицина хезмәткәрләре көненә бүләкләнүчеләр исемлеге
Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә керткән казанышлары өчен һәм медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә - поликлиниканың гинекология бүлеге акушеры Людмила Александровна Акинина.
Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдәге казанышлары өчен һәм Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә - терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Роза Мөбәрәковна Чупрынина.
Намуслы хезмәте, Менделеевск районы халкына медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртуга керткән өлеше өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре - медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Менделеевск муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
Гилев Мөслим Александрович - Менделеевск үзәк больницасының баш табибы.
Долганова Алена Илдаровна - клиника-диагностик лабораториянең фельдшер-лаборанты, "Иң яхшы урта медицина хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабында "Иң яхшы лаборант" номинациясендә өченче урын яулаган.
Менделеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
Антипова Елена Сергеевна - клиника-экспертлык эше буенча баш табиб урынбасары;
Вороновская Дәльбәрия Фәнәиловна - поликлиниканың неврология кабинеты шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сђламђт булыйк