Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акыл өчен зарядка

Менделеевлы Әлфия Садыйкова шахматта уйнауны акыл өчен зарядка һәм хәтерне яхшырту өчен стимул дип саный.

– Әлеге интеллектуаль спорт төре белән җиде яштьтән мавыгам. Сигезенче сыйныфта укыганда Киров заводы данын якладым. Шахмат мине бүгенге көнемә кадәр озата бара.

Ә.Садыйкова сөйләвенчә, шушы көннәрдә алар Казанда өченче яшь вәкилләре арасында оештырылган IX республика шахмат-шашка темпо-турнирында катнаштылар. Ярышларга 17 команда – Татарстан шәһәр һәм районнарыннан алтмыштан артык кеше җыелды. Менделеевскины Николай Прохоров, Әлфия Садыйкова, Татьяна Тарасова һәм Равил Шәфыйков тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә команда турнир таблицасында бишенче урынны яулады, республика буенча шәхси зачётта Әлфия Садыйкова өченче урынга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев