Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һаман яшь, һаман чибәр

Тойгуҗа авылында гомер кичерүче Зөлфә Муллаәхмәт кызы Ситдыйковага 1 августта 85 яшь тула. Әзме бу, күпме - гомер кичергән кеше үзе генә белә. 1928 елда Хәйриҗамал һәм Муллаәхмәт гаиләсендә дүртенче бала булып туган кечкенә кызчыкны рәхәт тормыш көтеп тормый. 1932 елда аларны "халык дошманы" дип таныйлар. Репрессия корбаны булган Муллаәхмәт...

Тойгуҗа авылында гомер кичерүче Зөлфә Муллаәхмәт кызы Ситдыйковага 1 августта 85 яшь тула.
Әзме бу, күпме - гомер кичергән кеше үзе генә белә. 1928 елда Хәйриҗамал һәм Муллаәхмәт гаиләсендә дүртенче бала булып туган кечкенә кызчыкны рәхәт тормыш көтеп тормый. 1932 елда аларны "халык дошманы" дип таныйлар. Репрессия корбаны булган Муллаәхмәт абый гаиләсен кабат күрә алмый, ул Харьков якларында хәбәрсез югала. Биш бала белән йорттан куылган, таланган Хәйриҗамал өйдән-өйгә кереп кунып йөри. Ашаганнары да такы-токы: алабута икмәге, кычыткан ашы, яшелчә. Аларның йортында госпиталь ачалар, соңыннан балалар бакчасы була. Гаилә туган нигезенә озак еллардан соң гына кайта.
Зөлфә авылда 7 класс тәмамлап, фермага эшкә урнаша. Гомере буе, хәтта пенсиягә чыккач та, шунда хезмәт куя: сыер сава, бозау карый, хисапчы була.
Бөек Ватан сугышы инвалиды, Германия, Япония җирләрен фашистлардан саклаган авыл егете Зиннур Ситдыйковка кияүгә чыгып, кызлары Гөлнурны үстерәләр. Хәзер оныгы Ләйсән, оныкчыклары дөньясын түгәрәкли. Алар дәү әниләре янына кунакка еш кайталар.
Зөлфә апа бүген рәхәт тормышта яши: өенә су, газ, телефон кергән, пенсия ала. Аңа социаль хезмәткәр Ләлә Нәбиуллина беркетелгән.
Хезмәт ветеранының архивында бик күп Мактау грамоталары, "1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен" медале саклана.
- Зиннурым гына шушы матур заманны бик аз күреп калды, - дип офтана ул. - Вафатына 11 ел, юксынып яшим.
Зөлфә апа кунакчыл, ягымлы. Шуңа да аның өеннән кеше өзелми. Хөрмәтле юбилярга иминлек, рух көрлеге телибез.
Эльза Хәбибрахманова, Тойгуҗа авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран