«Аммоний» заводының гүзәл затлары 8 Мартны ничек каршылый
Химик су әзерләү цехы− заводтагы эшнең иң җаваплы участогы.
Коллективта 78 заводлы эшли, алар арасында 24 хатын-кыз исәпләнә.
Елга суын чистарту һәм минеральләштерелгән агынтыларны үтильләштерү бүлекчәсенең смена начальнигы Лариса Аманова әлеге вазыйфада алты ел эшли:
– Барлык җитештерү нәкъ менә химик су әзерләү цехыннан башлана, елга суы берничә этапта фильтрлана. Система автоматлаштырылган.
Оператор Эльвира Гаврилова «Аммоний»да 2014 елдан хезмәт куя.
– Гаиләдә өч ир-ат – ирем Илнар, улларым Илдар һәм Максим. Алар миңа бәйрәм белән мин яраткан сары лаләләр бүләк итәләр.
Профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов белдерүенчә, заводта дүрт елдан артык 8 Март традициясе гамәлдә. Бәйрәм алдыннан ир-атлар гүзәл затларыбызга чәчәкләр бүләк итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев