Чәршәмбе көнне Фомин урамында "Татавтодор" оешмасы хезмәткәрләре җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынын яңарттылар. Трафаретлар ярдәмендә алар юлга сарылы-аклы билгеләр ясадылар. - Яңа стандартлар буенча, юлны чыгу урыны ерактан күренсен өчен, хәзер ак төстәге буяу белән беррәттән сарысы да кулланыла, - дип билгеләп үтә бригадир Александр Фёдоров. - Мәгариф учреждениеләре...
Чәршәмбе көнне Фомин урамында "Татавтодор" оешмасы хезмәткәрләре җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынын яңарттылар. Трафаретлар ярдәмендә алар юлга сарылы-аклы билгеләр ясадылар.
- Яңа стандартлар буенча, юлны чыгу урыны ерактан күренсен өчен, хәзер ак төстәге буяу белән беррәттән сарысы да кулланыла, - дип билгеләп үтә бригадир Александр Фёдоров. - Мәгариф учреждениеләре янындагы аркылы үтү урыннарына аеруча игътибар бирелә.
Юлчылар ассызыклаганча, безнең районда алар бер ай эшләячәк. Җәяүлеләр өчен юлны аркылы үтү урыннарыннан тыш, юлларга асфальт түшәячәкләр.
Нет комментариев