Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Бондюг эшчеләр поселогында туып, фронтта һәлак булган Ибраһим Гыйльметдиновның исемен мәңгеләштерү.

Яр Чаллыда яшәүче Луиза Ибраһимовна һәм Альберт Мансуровлар бу максат белән шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Кадрлар офицеры Ибраһим Гыйльметдинович Гыйльметдинов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка чакырыла. 179 нчы укчы дивизиясенең 259 укчы полк батальоны командиры урынбасары И.Гыйльметдинов, аягы һәм башы яраланган килеш, Белоруссиядә сугышчыларны камалыштан алып чыга, Балтыйк буе фронтындагы бәрелешләрдә катнаша, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Аңа туган йортына кайтырга язмый. 1944 елның 20 сентябрендә майор Гыйльметдинов Латвиядә һәлак була.

Луиза Ибраһимовна әтисенең документларын һәм фронттагы хатларын кадерләп саклый. Алар И.Гыйльметдиновның фотосурәтен «Үлемсез полк» стендына урнаштыру өчен бирделәр, фронтовикның шәхси документлары күчермәсе музей архивын тулыландырды.

Фото һәм язма туган якны өйрәнү музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев