Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без бергә бәхетле”

"Наркотикларсыз тормыш" дип аталган психотроп матдәләр куллануга каршы оештырылган республика айлыгы игълан ителде. Бу уңайдан социаль үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре чара уздырды. "Без бергә бәхетле" дип аталган шөгыльдә авыр социаль хәлдәге тугыз бала һәм алты ата-ана катнашты. Психолог Т.Муканова җыелганнар алдында "Наркотикларның кеше организмына тәэсире" дигән...

"Наркотикларсыз тормыш" дип аталган психотроп матдәләр куллануга каршы оештырылган республика айлыгы игълан ителде.
Бу уңайдан социаль үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре чара уздырды. "Без бергә бәхетле" дип аталган шөгыльдә авыр социаль хәлдәге тугыз бала һәм алты ата-ана катнашты. Психолог Т.Муканова җыелганнар алдында "Наркотикларның кеше организмына тәэсире" дигән лекция белән чыгыш ясады һәм баланы бу афәттән йолып калуда гаиләнең әһәмиятен билгеләде. Классик музыка яңгырашында бер-береңә яхшы теләкләр белән хат язып тапшыру һәм аларны уку һәркемнең күңеленә хуш килде.
"Мин беркайчан да тәмәке тартмам, чөнки..." дип аталган уенда балалар активлык күрсәтте. Очрашу тема буенча мәгълүмат барлау, фикер алышу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Наркотик