Безнең «Түтәлдәге могҗизалар» бакчачылар бәйгесен Рәмзия Хисамова дәвам итә
Җәмгыять

Безнең «Түтәлдәге могҗизалар» бакчачылар бәйгесен Рәмзия Хисамова дәвам итә

«Мүк җиләге шикәр комында»

Помидорларның мондый сортын бакча кишәрлегендә Рәмзия Хисамова үстерә.

— «Мүк җиләге шикәр комында» томатларының җимешләре вак, алар иртә өлгерүләре, тәмле һәм декоратив булулары белән аерылып тора. Бу сорт, мүк җиләге шикәр комындагы сыман, бик аз гына әчкелтем тәм бирә, — дип бакчачылык буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша Рәмзия Шамилевна.

«Түтәлдәге могҗизалар» бәйгесендә теләгән һәркем катнаша ала. Сезнең бакча участокларында үскән гадәти булмаган яшелчә һәм җиләкләрнең фотсурәтләрен редакциягә юллый аласыз. Аларны paradox_12@mail. ru электрон адресына юлларга мөмкин. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!


Нет комментариев