Җәмгыять

Битлек, перчатка кию һәм дистанцияне саклау мәҗбүри

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчатка кию мәҗбүри.

Л.Фазлыева сүзләренчә, сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлек, шул ук вакытта мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрергә кирәк.
- Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта иң мөһим гамәлләрдән санала, — дип билгеләде ул.

Алда хәбәр итүебезчә, Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгарга смс-пропуск алырга кирәк булмаячак.
 

Нет комментариев