Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч меңнән артык агач утыртылды

Шимбә көнне шәһәрлеләр "Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Агач утырту өмәсенә иң беренчеләрдән булып совет рәисе Любовь Сорокина җитәкчелегендә ветераннар чыкты. Үсентеләр китергәнче, алар элек утыртылган агачларны барлыйлар. - Ел саен автовокзал янында утыртабыз, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Менә бу агач алынып киткән, хәзер яфракларын койган. Ә менә монысы корыган,...

Шимбә көнне шәһәрлеләр "Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Агач утырту өмәсенә иң беренчеләрдән булып совет рәисе Любовь Сорокина җитәкчелегендә ветераннар чыкты. Үсентеләр китергәнче, алар элек утыртылган агачларны барлыйлар.
- Ел саен автовокзал янында утыртабыз, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Менә бу агач алынып киткән, хәзер яфракларын койган. Ә менә монысы корыган, чөнки вакытында су сибелмәгән. Бүген су булырмы икән, - диләр өлкән буын вәкилләре.
- Су булачак, - дип тынычландыра аларны "Комфорт Успех+" ҖЧҖ директоры урынбасары Илсур Вахитов.
Команданы көтмичә, Валентина Ильина чокыр казый башлый. Аңа Галина Полякова ярдәмгә килә.
- Мизгелне ычкындырма, фотога төшер, - ди Любовь Ионовна, - яхшы рәсем чыгачак - ике шәһәр советы рәисе агач утырта.
Уңышлы фотосурәтләр өчен сюжетлар күп булды. Менә химзавод ветераннары - ирле-хатынлы Абделганиевлар агач утырта. Әйләнә-тирәдәгеләр: "Бу сезнең гаилә агачы, аны шефлыкка алырга кирәк", дип шаярта.
Федераль казначылык коллективы составында Тюпалар гаиләсе хезмәт куя. Барысыннан да күбрәк балалар бакчасы шәкертләре София һәм Кирилл тырыша.
Биредә шулай ук Росреестр, статистика, коммуналь һәм башка оешмалар хезмәткәрләре. Өченче микрорайон посадкасы 300 каен һәм 50 миләшкә тулыланды.
Гассар исемендәге мәдәният сарае янында 100дән артык кеше - мәгариф, мәдәният, яшьләр оешмалары вәкилләре эшли. "Батыр" спорт мәктәбе хезмәткәрләре директор Ринат Фәттахов җитәкчелегендә тырыша.
- Ә сезнең аллея кайда? - дип сорыйбыз мәгариф идарәсе хезмәткәрләреннән.
- Менә, - дип яшь үсентеләрнең туры рәтенә күрсәтә бухгалтер Татьяна Петухова. - Яз көне безнең хезмәтләр кешеләрне шатландырыр дип өметләнәбез.
Урманчылар Әкмәл Мөхәммәтҗанов һәм Әсхәт Гәрәев бирегә питомниктан 750 акация, спирея, миләш, каен үсентесе алып килгәннәр.
- Хәзер агач утырту, аларның тамыр системасы ныгу өчен иң кулай вакыт, - диләр алар, - бары тик су гына сибәргә кирәк.
Сулы автоцистерна чиләкләрне тутыра. Озакламый ул тимер юл вокзалы янына китәчәк.
Бу көнне шәһәр һәм авыл җирлекләрендә өмәгә барлыгы 1200 кеше чыкты, 3200 агач утыртылды.
Ольга Смолькова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Шимбђ

2
X