Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты белән очрашу

фракциясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов эш визиты белән районда булып китте. Муниципалитетның утырышлар залында шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов катнашында ветераннар хәрәкәте активы белән беренче очрашу булды. Залдагыларны биографиясе һәм һөнәри эшчәнлеге белән кыскача таныштырганнан соң, Тимур Юрьевич үзенең Менделеевскига куратор буларак килүе, ике ай элек...

фракциясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов эш визиты белән районда булып китте.
Муниципалитетның утырышлар залында шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов катнашында ветераннар хәрәкәте активы белән беренче очрашу булды.
Залдагыларны биографиясе һәм һөнәри эшчәнлеге белән кыскача таныштырганнан соң, Тимур Юрьевич үзенең Менделеевскига куратор буларак килүе, ике ай элек РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәте идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән Олег Морозовны алыштыруы турында билгеләп үтте.
- Тимур Юрьевич республика районнары һәм халык белән танышуны Менделеевскидан башлады. Аңа тагын Әгерҗе, Алабуга, Тукай районнары да беркетелгән. Район үсешенең социаль- икътисадый мәсьәләләрен инвестицияләр җәлеп итү юлы белән чишеп, тыгыз элемтәдә эшләрбез дип уйлыйм, - диде район башлыгы Игорь Привалов.
Район һәм Карпов исемендәге химия заводы ветераннары советлары лидерлары Любовь Сорокина һәм Роза Галиева депутатка яңа вазифаны үтәүдә уңышлар теләделәр, өлкән яшьтәгеләргә барлык изге эш-гамәлләрдә таянырга мөмкин булуына ышандырдылар.
Аннан район активы белән очрашу булды, анда предприятие, оешма, учреждениеләр, көч структуралары, Совет һәм башкарма комитет аппаратлары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.
Җыелганнар белән әңгәмә корып, Тимур Акулов болай дип билгеләп үтте:
- Партия карарлары һәм республика җитәкчелеге билгеләгән өстенлекле юнәлешләрне алга сөрүдә властьның барлык дәрәҗәсләрендә килешенгән тырышлыкларны тәэмин итү - безнең уртак бурычыбыз. Шунысы мөһим, региональ норматив актлар, программалар һәм бюджетлар логик үсеш алды. Халык яшәеше дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле өлкәләрдә барлык ресурсларны эшкә җигәргә кирәк.
"Бердәм Россия" фракциясе депутатларының Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм ТР Менделеевск муниципаль район Советында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул кую очрашуның тәэсирле мизгеле булды.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов җыелышта катнашучыларны "Бердәм Россия" фракциясенең барлык дәрәҗәдәге депутатларының үзара хезмәттәшлеге үсешенең мөһим этабы белән тәбрикләде.
- Әйтелгән тәкъдимнәр киләчәк эшчәнлегебездә исәпкә алыныр, күтәрелгән проблемалар район халкы файдасына хәл ителер, дип уйлыйм, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
Л.Кривилёва
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми