Г. Тукай урамының 16 нчы йортында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе уза
Җәмгыять

— Биредә ташламалы ипотека республика программасы буенча бюджет өлкәсе хезмәткәрләре фатир алачаклар, — дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге. — Әгәр дә Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекциясе инспекторлары җитешсезлекләр тапмасалар, йортка тиешле проект документацияләре турында бәяләмә биреләчәк. Аннан соң йортка күчүчеләр өчен көтеп алган вакыйга — өй туе булачак.

2021 елның икенче кварталында барлык төзелеш эшләре тәмамланды.

Проект нигезендә, биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән. Аның гомум мәйданы 4232,68 квадрат метрны тәшкил итә.

Нет комментариев