Җәмгыять

Гаиләне саклау - игътибар үзәгендә

ЗАГС бүлегендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Иҗтимагый совет утырышы булды.

Аның барышында гаиләне саклау чаралары каралды – аерылышучы парларга психологик ярдәм, никахның кыйммәтләренә төшендерүче фокус-төркемнәр булдыру. Шулай ук шәһәрлеләр арасында аерылышу процессының төп сәбәпләре билгеләнде: канәгатьләнмәслек матди хәл, алкоголизм, туганнарның арага керүе.

– Мәсьәләнең катлаулы һәм күпкырлы булуына да карамастан, ведомстволар вәкилләре аны хәл итүнең мөмкинлеген аңларга тиешләр. Шуны да онытмаска кирәк, тулы булмаган гаиләләрдә балалар иза чигә, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.

ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева сүзләренчә, аырылышучылар саны узган ел белән чагыштырганда биш процентка артты.Әлеге проблема һәм аны хәл итү мәсьәләләре ведомствога йөкләнде.

Нет комментариев