Җәмгыять
“Гармун моңы”
Социаль үзәктә ял итүчеләр өчен шундый исемле күңел ачу кичәсе оештырылды.
Татар китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Хафизова өлкәннәргә халык арасында иң популяр музыкаль инструмент - гармун турында презентация тәкъдим итте. Аның тарихы, вакыт дәвамында үзгәрешләр кичерүе турында мәгълүмат бирелде. Музыкаль табышмаклар чишү күптөрле инструментларны барлауга юнәлдерелде. Әлбәттә, очрашуда язмада,...
Социаль үзәктә ял итүчеләр өчен шундый исемле күңел ачу кичәсе оештырылды.
Татар китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Хафизова өлкәннәргә халык арасында иң популяр музыкаль инструмент - гармун турында презентация тәкъдим итте. Аның тарихы, вакыт дәвамында үзгәрешләр кичерүе турында мәгълүмат бирелде. Музыкаль табышмаклар чишү күптөрле инструментларны барлауга юнәлдерелде. Әлбәттә, очрашуда язмада, видеоклипта аларның яңгырашын ишетү, шигырьләр тыңлау күңелле мизгелләр бүләк итте. Китапханә хезмәткәре Земфира Шакирова (аккомпаниатор Ринат Шәймөхәмәтов) башкаруында җырлар җыелганнарны моңга күмде. Апа-абыйлар кичәдә биеп-җырлап, уеннарда катнашып күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев