Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геройлар кубогын кем алыр?

25 апрельдә "Айсберг" боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ярышларны ачу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов бәйгедә катнашучыларны сәламләде. Геройлар кубогы өчен "Дим", "Динамо", "Спарта", "Айсберг" һәм "Монай" командалары көч сынаша. Соңгы ике команда боз кырына чыга. Павел Степанович алканы чөя, һәм ярышлар башлана. Без...

25 апрельдә "Айсберг" боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ярышларны ачу булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов бәйгедә катнашучыларны сәламләде.
Геройлар кубогы өчен "Дим", "Динамо", "Спарта", "Айсберг" һәм "Монай" командалары көч сынаша. Соңгы ике команда боз кырына чыга. Павел Степанович алканы чөя, һәм ярышлар башлана.
Без җанатарлар янына киләбез. "Айсберг" командасы өчен Александр Иванов, Альбина Мусикаева, Диана Габидуллина җан аталар.
- "Айсберг" командасы Балалар спорт мәктәбе шәкертләре һәм "Фомин" ишегалды клубы малайларыннан оешты, - дип сөйли Диана. - Монда дусларыбыз уйный, шуларны карарга килдек.
- Мин "Монай" командасын яклыйм, анда егетем - Илнар уйный, - ди Алина Бәдретдинова.
Бер төркем яшьләр матч турында гәпләшәләр. "Спарта" ишегалды командасы икән.
- Без узган елның декабреннән күнекмәләр алабыз. Команданың тәҗрибәсе әлегә аз, әмма уенда катнашу теләге зур, - дип фикере белән бүлешә тренер Николай Бакаев.
- Хоккей - спорт кына түгел, сәнгать төре дә, көндәшләргә осталык белән гол кертү өчен күп тырышырга кирәк, - дип саный тренер ярдәмчесе Сергей Балобанов.
- Үз тормышымны хоккейдан башка күз алдына китерә алмыйм, - ди "Спарта" командасы һөҗүмчесе Дмитрий Клюкин.
Тәнәфес игълан ителә. Беренче тайм тәмам. Таблода исәп 0:0. Ял иткән арада без "Монай" командасы капитаны Артём Месеев белән әңгәмә корабыз.
- Көндәшләр лаеклы, әлегә исәп тигез, - ди капитан. - Без атнага бер тапкыр Монай авылында күнекмәләр алабыз. Безнең команда, барлык авыл малайлары яңа заманча "Айсберг" боз сараенда шөгыльләнергә хыялланабыз. Якын киләчәктә хыялыбыз тормышка ашар дип уйлыйбыз, - дип елмая Артём.
Ярышлар 10 майга кадәр дәвам итә, шунда Геройлар кубогын кем отканы билгеле булачак.

Вәсилә Мортазина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Айсберг Геройлар