Район Пенсия фондының Клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова сүзләренчә, «Иминият пенсияләре» Федераль законы нигезендә, балачактан инвалидларның ата-анасының берсенә, әгәр дә аны 8 яшенә кадәр тәрбияләсәләр һәм иминият стажы 20, 15 елдан ким булмаса (ир-ат һәм хатын-кызлар өчен), шулай ук шәхси пенсия коэффициентының күләме 30дан да ким булмаса, картлык буенча иминият пенсиясе ир-атка 55 яшьтә билгеләнә, хатын-кызга – 50 яшьтә.
Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән шартлар һәм шәхси пенсия коэффициентының билгеләнгән күләме булганда, сез 50 яшь тулгач иминият пенсиясенә хокук алачаксыз.
– Инвалид бала тәрбияләүче ата-анага ай саен нинди күләмдә түләнәчәк?
– РФ Президентының 2019 елның 7 мартыннан 95 нче фәрманы нигезендә, 2019 елның 1 июленнән тәрбияләү буенча айлык түләү күләме 10000 сумга җиткерелде.
Нет комментариев