Ишегалдын нинди үзгәрешләр көтә
«Безнең ишегалды» партия проектында катнашучы чираттагы территория Менделеев урамының 2 нче йорты булды.
Күпкатлы йорттагы актив кешеләр белән аралашып, район башлыгы Валерий Чершинцев һәм службалар җитәкчеләре бергәләп төзекләндерү планын тикшерделәр. Менделеевлылар теләкләрен җиткерделәр һәм схемада үз ишегалларында нинди үзгәрешләр күрергә теләүләрен әйттеләр. Тәкъдимнәр нигездә балалар һәм спорт мәйданчыгы, комлык, кече яшьтәгеләр өчен атынгыч, өстәмә яктырту һәм видеокүзәтү урнаштыруга кагылышлы булды. Биредә яшәүчеләр шулай ук территорияне яшелләндерү яклы.
– Сезнең ишегалды иң яхшы дип аталырга хокуклы. Матур, төзек һәм уңайлы киңлекләрне бергәләп булдырыйк, – диде Валерий Сергеевич.
Менделеевлыларның тәкъдимнәре системага салына һәм ишегалды территориясен төзекләндерү проектын эшләү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына юллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев