Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр социаль приютында репрессия корбаннарын искә алдылар

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен илебездә 30 октябрьдә билгеләнә.

Сәяси репрессиияләр – безнең ил тормышының тулы бер чоры, тарихның куркыныч дөреслеге. Совет власте елларында массакүләм репрессияләргә миллионлаган кешеләр дучар булалар.
Әлеге вакыйгага «Кайгы, хәтер һәм тәүбә итү» исемле хәтер сәгате багышлана. Аны «Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Вера Нетребина оештыра.
Тәрбиячеләр балаларга «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу көн безгә Россия тарихындагы фаҗигале битләрне искә алу мөмкинлеге бирә. Ул вакытта меңләгән кешеләр нигезсез репрессияләнәләр, җинаять кылуда гаепләнәләр, хезмәт һәм төзәлү лагерьларына, сөргенгә озатылалар, күбесенең тормышлары өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев