Канцелярия хуҗабикәсе
Канцелярия мөдире Мария Әхмәдиева дистә еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган кешеләрнең берсе. Мария Николаевна химия заводына 1983 елның маенда секретарь булып урнаша. Хәзер тарихи дип тулы хокук белән атарга мөмкин булган документлар нәкъ менә аның кулы белән рәсмиләштерелгән. - Предприятие төзелеше Дмитрий Петрович Иванов вакытында башланды, инде ул мәрхүм,...
Канцелярия мөдире Мария Әхмәдиева дистә еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган кешеләрнең берсе.
Мария Николаевна химия заводына 1983 елның маенда секретарь булып урнаша. Хәзер тарихи дип тулы хокук белән атарга мөмкин булган документлар нәкъ менә аның кулы белән рәсмиләштерелгән.
- Предприятие төзелеше Дмитрий Петрович Иванов вакытында башланды, инде ул мәрхүм, - дип искә ала ул. - Идарә ул чорда шәһәрдә: әле хәрби комиссариат, әле шәһәр советы, я кунакханә бинасында булды.
Мария Николаевна гаҗәеп ханым Клара Бәдретдиновна Баһаветдинованы үзенең беренче остазы дип саный. Аның киңәшләре кызга яхшы эш башкаручы булырга ярдәм итә. Киңәшләргә Казан техникумында алган махсус белеме дә өстәлә. Безнең язмабыз герое кебек җаваплы, оешкан, эрудицияле кеше генә җитәкченең ышанычлы булышчысы була ала. Аның 30 еллык намуслы хезмәте "Казанның 1000 еллыгы" медале белән билгеләнә.
М.Әхмәдиева гаиләсен, йортын, бигрәк тә сөекле оныгы Элинаны ярата. Балалары үскән, укып чыкканнар. Кызы Юлиана Мәскәү химия-технология институтын тәмамлап, ДПУ операторы булып эшли, кечесе Эльмира КамПИны кызыл дипломга тәмамлаган, план-икътисад бүлегендә экономист.
Мария Николаевна предприятиенең тату коллективы турында ихластан хөрмәт белән болай ди:
- Бу - профессионаллар коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев