Карбыз-кавын сезоны
Район сәүдә нокталарында һәм базарда кавын-карбызлар сатыла башлады.
Бервакытта да карбызның «киселгәнен» һәм кисәкләп алмагыз. Сез аның ничек сакланганын, ничек киселгәнен белмисез. Кызу көндә чебен-черки күп булганда, тузан очканда карбызга микроорганизмнар эләгергә мөмкин, алар төрле йогышлы авырулар һәм агулану китереп чыгара. Кызу көндә бактерияләр тиз үрчи.
Өлгергән карбыз суда йөзә, ә яшеле бата.
Карбызны ничек сайларга?
- Уртача зурлыктагыны, ләкин авыр булмаганны
- Читендә ачык сары тап булганны
- Тышына зарар килмәгәнне
- Мыекчасы коры булганны
- Кысканда йомшак кына шыгырдаганны
- Сукканда бераз тавыш чыгарганны.
Фото превью:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев