Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Карповчы» ТИС Валерий Чершинцевка турыдан-туры сорау бирде

Гражданнар җыенында күтәрелгән сорауларның күбесе төзекләндерү мәсьәләләренә кагылды.

«Карповчы» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлсинә Заһретдинова башкарылган эшләр турында сөйләде. Район башлыгы Валерий Чершинцев ТИС үзенә билгеләнгән территорияне актив төзекләндерүен, чаралар оештыруын һәм үткәрүен, санитар тәртип булдыруын белдерде.

Очрашу барышында җыелганнар район җитәкчелегенә балалар мәйданчыкларын торгызу, янгын чыгуны хәбәр итү системасын урнаштыру, балтырган үсүне һәм санкцияләнмәгән чүплек оясы, халык күп йөри торган урында күлләвекләр булдырмау буенча сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Кайбер сорауларга шунда ук җаваплар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X