Инфорум программасы тирән эчтәлекле.
Мастер-класслар һәм батлларның спикерлары булып РФ журналистлар Союзы, мәгълүмати берләшмәләр үсеше буенча РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләре, «Санкт-Петербург», «Яңа гасыр» ТРК телеканаллары һәм башкалар чыгыш ясый. Катнашучыларга «Яңа медиа һәм традицион массакүләм матбугат чаралары», «Цифрлы журналистика», «Региональ медиага TikTok нигә» һәм башка темалар тәкъдим ителә. Журналистларны РФ һәм ТР журналистлар Союзы рәисләре Владимир Соловьев һәм Илшат Әминов сәламләделәр, нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр.
Нет комментариев