Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Кече ватанымны сагынам"

Яңа рубриканы биш ел Төркиядә яшәүче Надежда Улько ача. - Бию белән ничә ел шөгыльләнәсез? - Алты яшьтән - 6 нчы "Алтын балык" балалар бакчасына йөргәндә бию белән шөгыльләнә башладым. Анна Рябова беренче өйрәтүчем булды. Әнием озак еллар Нәкыя Насыйфуллина җитәкләгән "Веселуха" коллективында биеде. Мин бу ансамбльнең концертларына рәхәтләнеп йөрдем....

Яңа рубриканы биш ел Төркиядә яшәүче Надежда Улько ача.
- Бию белән ничә ел шөгыльләнәсез?
- Алты яшьтән - 6 нчы "Алтын балык" балалар бакчасына йөргәндә бию белән шөгыльләнә башладым. Анна Рябова беренче өйрәтүчем булды. Әнием озак еллар Нәкыя Насыйфуллина җитәкләгән "Веселуха" коллективында биеде. Мин бу ансамбльнең концертларына рәхәтләнеп йөрдем. Халык биюе мине дәртле һәм җитез булуы белән җәлеп итте.
Әнием халык биюе белән шөгыльләнүне тәкъдим иткәч, ихластан ризалаштым. "Шаян" үрнәк бию коллективында 9 яшьтән 15 яшькә кадәр шөгыльләндем. Без бу ансамбльдә биюгә гашыйклык берләштергән зур тату гаилә кебек идек.
- Һөнәр сайлаганда кыен булмадымы"?
- Мин биюгә мәхәббәт уятканнары өчен остазларым Нәкыя Шамилевнага һәм Лилия Җәүдәтовнага бик рәхмәтле. Бию соңрак минем өчен яшәү мәгънәсенә әйләнде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, озак уйламыйча, Чиләбе мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга кердем. Халык, классик, бал биюе, джаз, модерн юнәлешендәге бию нечкәлекләренә төшендем. Училищеда уку белән беррәттән шоу-балетта эшләдем. Укуны тәмамлаганнан соң, контракт буенча Төркиядә биедем, хәзергә кадәр шунда яшим.
- Хореограф булуы авыр түгелме?
- Хореограф һөнәре зур тәэсирләр һәм һәр көнне нагрузка белән бәйле. Башкару осталыгы, хәрәкәтләр тизлеге, матурлыгы - җитәкче һәм башкаручының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Бии белү иң бөек ирек мөмкинлеге бирә: син үзеңне ничек бар - шулай итеп тәкъдим итә аласың. Бию кечкенәдән тормышыма керде. Энекәшем Саша миннән эстафетаны кабул итеп алды, хәзер ул "Шаян" коллективында бии. Абыем Сергей шулай ук бию белән шөгыльләнә, "Мастер" яшүсмерләр клубында брейк-данска өйрәтә. Без үз тормышыбызны биюдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Безнең һәркайсыбыз өчен бию - ул тормыш!!!
- Төркиядәге тормыш турында сөйләгез әле. Россияне сагынасызмы?
- Төркиядә контракт буенча эшләгәндә икенче яртымны очраттым һәм кияүгә чыктым. Шуңа да карамастан, Россиядә еш булам. Моңа кадәр биедем, хәзер диплом эше белән шөгыльләнәм, "Бизнес һәм туризм" белгечлеге буенча Чиләбе академиясен тәмамлыйм. Биш ел төрек халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәндем. Алар патриотик һәм кунакчыл халык. Бу миңа бик ошый. Төркия курортлы, җылы диңгезле, йомшак климатлы ил, шулай да мин Россияне, кече ватанымны сагынам. Аланиядә руслар да шактый, алар да Россияне юксына. Биергә өйрәнергә теләүчеләр дә күп. Төркиядә үзешчән сәнгать бик үсмәгән. Мин ватандашларым белән бию төркеме оештырырга, төрекләрне Россия халыклары биюләре белән таныштырырга телим.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары менделеевлылар чит илдђ