Җәмгыять

Халык «Китап» радиосында әдәби әсәрләрне сайларга булышачак

«Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел.

Шуңа күрә «Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак.

«Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Минем уйлавымча, “Китап” радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль булганнары яңгырарга тиеш.», — ди радио җитәкчесе.

Миргаязов фикеренчә, «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен яраклаштырылган форматта җиткерергә була.

«Ул бестселлер, кайчан укысаң да актуаль. Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — ди ул.


Нет комментариев