Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контракт белән хәрби хезмәткә

Хәрби комиссариатта контракт белән хезмәткә алынырга теләүчеләр белән очрашу узды. Соңгы вакытта Оборона министрлыгы кораллы көчләр системасын рядовой һәм сержантлар составы белән комплектлауны камилләштерүгә өстенлек бирә. Бу максаттан контрактчылар санын арттыру буенча эшләр алып барыла. РФ Президенты фәрманы буенча 2017 елның гыйнварына кадәр Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр саны 425 мең...

Хәрби комиссариатта контракт белән хезмәткә алынырга теләүчеләр белән очрашу узды.


Соңгы вакытта Оборона министрлыгы кораллы көчләр системасын рядовой һәм сержантлар составы белән комплектлауны камилләштерүгә өстенлек бирә. Бу максаттан контрактчылар санын арттыру буенча эшләр алып барыла. РФ Президенты фәрманы буенча 2017 елның гыйнварына кадәр Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр саны 425 мең кешегә җиткереләчәк.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев сөйләвенчә, президент куйган бурычны үтәү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Очрашуга җыелганнар алдында Самара һәм Екатеринбург хәрби частьлары вәкилләре чыгыш ясады. Подполковник Павел Таран һәм өлкән лейтенант Максим Татаринов хәрби частьларда тудырылган шартлар һәм контракт белән хезмәткә алынучылар алдына куелган максатларга тукталдылар.
Урта белемле, чакырылу буенча хәрби хезмәттә булган, начар гадәтләрсез һәм хөкемгә тартылмаган 40 яшькә кадәрге ир-егетләр гариза яза ала.
Контрактлы хезмәткә алынучыларга ташламалар каралган: бушлай яшәү урыны (шулай ук гаиләлеләргә дә), югары уку учреждениеләренә урнашу, дәвамлы отпуск, эшкә урнашмаган булсалар да хатыннарына хезмәт стажы, айлык хезмәт хакы - 18-35 мең сум, 45 яшьтән пенсиягә китү мөмкинлеге. Балаларга уңайлы шартлар тудырылган бакча һәм мәктәпләр ачылган, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган.
Контракт буенча Североморскида хезмәт итүче Владимир Камашев бу төр службаның өстенлекләре турында сөйләде. Ул алты ел эчендә Португалия, Африка, Ирландия, Франция, Төркия, Сириядә булырга өлгергән.
- Хезмәт җиңелдән түгел, тик чын ир-атлар өчен авырлык тудырмый. Яр Чаллы, Баулы, Казан егетләре белән хезмәт иттем. Вәкилләр искә алып киткән ташламалардан файдаланам, - дип белдерде.


Ике ел чакырылу буенча хезмәт иткән Вячеслав Газизуллин һәм Андрей Касьянов та төпле карар чыгарганнар:
- Без хезмәт шартлары белән таныштык, бүгенге очрашудан соң теләгебез тагын да ныгыды. Мөмкинлектән файдаланып, гариза язарга булдык, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск контракт хәрби хезмәт

2
X