Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус пандемиясе көзге чакырылышка комачауламый

Россиядә урнаштырылган тәртип буенча ул октябрьдә башлана.

Хәрби комиссар Сергей Залуженко сүзләренчә, көзге чакырылыш 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-атларга кагыла. Хәрби хезмәткә хәрби бурычларын үтәүдән азат ителгәннәр һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш булмаган гражданнар чакырылмый. 2018 елдан чакырылган затлар өчен армиядә хезмәт итү вакыты бер ел.

— Чакырылыш комиссиясе тиешле профилактик чараларны һичшиксез үтәү белән оештырыла, -дип белдерә хәрби комиссар. — Бирегә килүче чакырылышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, кергән вакытта «барьер контроле» оештырылган. Ул барлык биналарда контактсыз термометрияне, дезинфекцияне һәм санитар эшкәртүне күздә тота, шул исәптә врачлар-белгечләр кабинетларында да. Биналарны йогышсызландыру билгеләнгән таләпләр нигезендә алып барыла. Чакырылыш пунктының медицина персоналы яклау средстволары белән эшли. Чакырылучы ир-атларга да үзләре белән маскалар һәм перчаткалар алып военкоматка иртәрәк килергә тәкъдим ителә. Язгы чакырылыш барышында әлеге чаралар армиягә чакырылучыларны яисә хәрби комиссариат хезмәткәрләренә авыру йоктыру очракларын булдырмаска ярдәм итте. Хәзер дә ярдәм итәр дип ышанам. Иң мөһиме — тиешле таләпләрне төгәл үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев