Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркынычсызлык формуласы

Бүген элеккедән килгән традиция буенча янгынга каршы көрәшүчеләр, аларның ирекле ярдәмчеләре һәм служба ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен - Россия янгыннан саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. МЧС профессионаллары командалары һәр көнне табигать көчләренә, төрле куркыныч һәм янауларга каршы торалар. Тихоново янында тимер юлда булган гадәттән тыш хәлгә дә алар беренчеләрдән килделәр. Бердәм командада...

Бүген элеккедән килгән традиция буенча янгынга каршы көрәшүчеләр, аларның ирекле ярдәмчеләре һәм служба ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен - Россия янгыннан саклаучылар көнен билгеләп үтәләр.
МЧС профессионаллары командалары һәр көнне табигать көчләренә, төрле куркыныч һәм янауларга каршы торалар. Тихоново янында тимер юлда булган гадәттән тыш хәлгә дә алар беренчеләрдән килделәр.
Бердәм командада
2012 елның 1 октябреннән 86 нчы янгыннан сак бүлеген җитәкләүче Александр Балясов әһәмиятле эшчәнлек юнәлешләренең берсе буларак янгыннар, аларда кеше үлемнәре очраклары кимүне билгеләде. Өченче ел рәттән республикада һәм районда урман массивларында янгынга юл куелмады.
Беренче квартал дәвамында чакыру буенча 59 чыгу булды, янгын сүндерүгә - өч, ут кабынуга - алты, юл-транспорт һәлакәтенә - җиде. Янгыннарда һәлак булу һәм җәрәхәт алу очраклары юк. Әмма апрель аенда Рус Сарсазы авылында ике кеше янып үлде. Барлыгы 200 мең сумнан артык матди кыйммәтләр һәм милек коткарып калынды.
Районның хәрби бүлекчәләре гадәттән тыш хәлләргә даими әзер торалар. Болар Мөнәвир Гыймаев һәм Ярослав Абрамов җитәкчелегендәге 26 һәм 79 нчы янгын сүндерү частьлары, Рамис Вәлиев җитәкчелегендәге Ижёвка авылы посты, шулай ук авыл җирлекләрендә куркынычсызлык гаранты булган тугыз ирекле берләшмә.
- Коллегаларыбыз ярдәменнән башка гадәттән тыш хәлләрне тиз арада һәм нәтиҗәле юк итү кыенга туры килер иде, - дип ассызыклады Александр Юрьевич.
Аеруча куркыныч зонада
Янгын сүндерүчеләр дүрт берәмлек хәрби техника - өч автоцистерна, автобаскыч, авария-коткару инструментлары белән җиһазланган.
Составның төп өлеше - 49 кешедән торган шәхси һәм ирекле ялланганнар частьта ун-егерме ел эшли. Алар арасында - службаның юбилей елы аның 45 яше белән тәңгәл килгән каравыл начальнигы ярдәмчесе Степан Шамин. Тәҗрибәле шофёр, шулай ук янгын сүндерү машинасын йөртү буенча өлкән инструктор Аркадий Андреев яшь белгечләр белән 20 еллык тәҗрибәсен уртаклаша, истәлекле елда 50 яшьлеген билгеләп үтә. Янгын сүндерүче Александр Шалаумовның шушы көннәрдә туе булган. Коллегасы Рифат Мөбарәкшин 28 апрельдә 30 нчы язын каршылады. Янгын сүндерүчеләр героик хезмәтләре белән табигать көчләренә каршы торырга, бәлагә тарган кешеләргә ярдәм итәргә сәләтле булуларын күп мәртәбәләр дәлилләделәр.
Каравыл начальниклары Дмитрий Гусев, Алексей Богатов, Илгиз Йосыпов, Иван Назаров, янгынчылар Илсур Хуҗаәхмәтов, Рөстәм Хисаметдинов, Александр Буланов, Андрей Черемных, бүлекчә командиры Валерий Кузнецов, 86 нчы янгын часте начальнигы урынбасары Владимир Нужин - барысы да кыен экстремаль хәлләрдә, кайвакыт тормышларын куркыныч астына куеп, кешеләрне, объектларны, торакны коткару буенча катлаулы бурычлар башкаралар. Машина йөртүче Валерий Япаев служба юбилее уңаеннан "Янгын сагына 365 ел" медаленә тәкъдим ителде. Ләкин 20 елдан артык хезмәт иткән ветеранга иң зур бүләк - янгынчылар иптәшлегендә ирекле ялланучы булып эшләү мөмкинлеге.
Диспетчерларда һәм инспекторларда - көч
Тәүлек саен кизү торуга ДДС - 01 һәм ЕДДС - 112 диспетчерлары килә. Бирегә халыктан шалтыратулар, бәла-каза турында сигналлар, шулай ук мониторинг системасы мәгълүматлары алына. Безнең визит көнне Владимир Евдокимов һәм Елена Шамилова (рәсемдә 86 нчы янгын часте начальнигы белән) кизү торалар иде. Беренчеләрдән булып хәвефле сигналларны радиотелефонистлар кабул итә. Алар арасында - Әнисә Назарова, Анна Миронова.
Янгынчы-коткаручыларның эшендә иң мөһиме - бәла-казаны бетерү түгел, ә булдырмау. Алар белән бергә начальнигы Максим Скоробогатов җитәкчелегендә күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторлары хезмәт куя. Күзәтү-профилактика эшеннән башка янгын куркынычсызлыгында тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Күзәтчелек инспекторлары ут стихиясенә каршы торуга зур өлеш кертәләр.

Роза Шәрәфиева

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Янгын сагы бњлегенећ 365 еллыгына