Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге бал ветераннарга күтәренке кәеф бүләк итте

Кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы патронажы астында ветераннарның көзге балы узды. Аны танылган "Шаян" коллективының бию төркеме катнашында вальс ачты. Тылсымлы, беркайчан да онытылмас вальс өченче яшь һәм муниципалитет вәкилләрен, яшь биючеләрне зал буйлап йөретте. Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина җыелганнарны...

Кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы патронажы астында ветераннарның көзге балы узды.

Аны танылган "Шаян" коллективының бию төркеме катнашында вальс ачты. Тылсымлы, беркайчан да онытылмас вальс өченче яшь һәм муниципалитет вәкилләрен, яшь биючеләрне зал буйлап йөретте. Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина җыелганнарны гаҗәеп кичә белән котладылар. Ветераннарның зирәклегенә һәм сәләтенә соклану белдереп, "Балкыш" республика бәйгесенең зона этабы лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшырдылар.

Солистлар Виктор Никифоров, Михаил Харитонов, Марина Комарова, Ксения Дунаева, Айсылу Касыймова һәм Клара Галләмова башкаруында популяр җырлар ветераннар күңеленә хуш килде. Алар үзләре дә бондюглыларга гына хас дәрт белән "Шәл бәйләдем" җырын башкардылар. өлкән буын вәкилләре бәйгеләргә актив кушылдылар, җырчыларга кушылып җырладылар, биеделәр.

"Сезгә көзге бал ничек?" -дигән соравыма Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге рәисе Розия Бикметова болай диде: "Искиткеч, онытылмаслык кичә! Оештыручыларга рәхмәт!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Өлкәннәр айлыгы