Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск икмәк заводына 80 ел

Гасыр-гасырлардан безнең өстәлдә төп продукт булып икмәк торган һәм шулай булып кала да. Яңа пешкән ипинең хуш исе - тыныч һәм имин тормыш символы. Менделеевск икмәк заводы, продукция сыйфаты турында кайгыртып һәм кулланучыларның ихтыяҗларын истә тотып, 80 ел заман белән бергә атлый. Завод коллективы шәһәр һәм районның социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек...

Гасыр-гасырлардан безнең өстәлдә төп продукт булып икмәк торган һәм шулай булып кала да. Яңа пешкән ипинең хуш исе - тыныч һәм имин тормыш символы. Менделеевск икмәк заводы, продукция сыйфаты турында кайгыртып һәм кулланучыларның ихтыяҗларын истә тотып, 80 ел заман белән бергә атлый. Завод коллективы шәһәр һәм районның социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш кертә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Предприятие язмышы белән безнең шәһәр тарихы һәм йөзләгән менделеевлыларның тормышы тыгыз бәйләнгән.
Районда иң өлкән предприятиеләрнең берсе булган икмәк заводы башлангычын 1934 елдан ала. Бондюг механикалаштырылган пекарнясы, Бондюг икмәк комбинаты - продукциясенең тәме һәр менделеевлыга таныш булган предприятие элек шундый исемнәр йөрткән.
Төп корпус бинасы купец Ушковлар заманында төзелгән һәм соңрак пекарня итеп үзгәртеп корылган. Өлкәннәр 60 нчы елларда он һәм суны атларда ташуны, җитештерү процессының кул хезмәте белән башкарылуын хәтерлиләр.
Бүгенге "Менделеевск икмәк заводы" ҖЧҖ - заманча тотрыклы үсүче предприятие. Җирле икмәк заводының югары популярлыгының сере нәрсәдә соң? Шунда, тәме буенча искиткеч, йомшак икмәк борынгы мичтә гасырлардан килгән традицияләр нигезендә натураль продуктлардан пешерелә.
2006 елдан 62 кешедән торган коллективны яшь һәм перспективалы Роберт Гаффаров җитәкли. Аның эшләү дәверендә продукциянең ассортименты киңәйтелде, чимал югалтулар кыскарды, җитештерү модернизацияләнде, кондитер цехы төзелеше тәмамланды.
- Сезонга карап һәр көнне өч ярым-дүрт тоннадан артык икмәк һәм кондитер әйберләре пешерәбез, җәй көне, мәсәлән, биш тоннадан артык сатабыз. Җылы, кызарып пешкән икмәк 140 сәүдә ноктасына озатыла, - дип сөйли директор. - Кондитер цехы ачылу белән менделеевлыларның өстәлләрендә 10-15 төрле камыр ризыклары барлыкка килде. Без Менделеевск шәһәренә генә түгел, авылларга, шулай ук Удмуртиянең, Чаллы, Алабуга, Әгерҗенең сәүдә нокталарына хезмәт күрсәтәбез.
Мәктәп тәмамлаучыларның бик азы икмәк пешерүче булырга омтыла. Әмма, цех бусагасын атлап кергәннән соң, бу һөнәрне сайлаганнар озак еллар хезмәт куя. Алар арасында - 1986 елда Свердловск азык промышленносте техникумын тәмамлап, юллама буенча килгән җитештерү мөдире Язилә Гыйззәтуллина. Заманча цехлар, кагыйдә буларак, газ һәм электр мичләре, төрле машиналар белән җиһазланган. Әмма камыр басучы һәм икмәк пешерүчеләр Резедә Стог, Валентина Япаева, Кадрия Шабурова, Гүзәл Канипованың сизгер кулларын, осталыгын бернинди техника да алыштыра алмый.
Баш технолог Эльмира Хаҗиева биредә дүртенче ел эшли. Ул әзер продукциянең дымлылыгын, кислоталалыгын һәм ГОСТ таләпләренә туры килүен тикшерә, анализлый. Баш бухгалтер Анна Гыйззәтуллина җиде елдан артык бу вазифаны алып бара, кассир Эльвира Кожевникова, бухгалтер Зөләйхәт Дусмедова, склад мөдире Ләйлә Нигъмәтҗанова, экономист Наталья Калягина - аның алыштыргысыз ярдәмчеләре. Экспедиция хезмәткәрләре Юлия Бәхтиева, Илиана Гудошникова, Лилия Әһлиева, тәҗрибәле шофёрлар Мөнир Нигъмәтуллин һәм Виталий Сарманов кадрлар потенциалын тулыландыра.
Җитәкче хезмәт ветераннары турында җылы хисләр белән сөйли. Коллектив алар белән элемтәне югалтмый. Техник-технолог Роза Садыйкова туган заводына 45 ел гомерен биргән.
- Завод минем өем булды, - дип искә ала Роза Кадыйровна. - Безнең коллективның бар тырышлыгы продукция сыйфатына юнәлдерелде.
Икмәк заводының хәзерге хезмәткәрләре өлкән коллегаларының иң яхшы традицияләрен дәвам итәләр. Тәҗрибә һәм заманча технологияләр коллективка көндәшлеккә сәләтле булырга һәм озак еллар дәвамында җитештерүне арттырырга, ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Ике ел элек ачылган кондитер цехында печенье һәм камыр ризыклары пешерү буенча өр-яңа итальян җиһазлары кулланыла. Җитештерү бүлмәләрендә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Икмәк эше осталарының тизлеге һәм җитезлеге сокландыра. Экспедитор һәм шофёрларның тырышлыгы белән мичтә пешкән ипи тиз арада кибет киштәләренә китерелә.
Икмәк - социаль мөһим продукт. Аның сыйфаты, бәясе, кулайлыгы өлкән буын кешеләре өчен аеруча мөһим. Менделеевск икмәген кибетләрдә генә түгел, йорт янәшәсендә - киоск һәм тонарларда да алырга була.
Сатып алучылар Сафура Бакиева, лариса Плотникова һәм башкалар җирле икмәк заводы продукциясенә өстенлек бирүләрен, башка шәһәрләргә кунакка барганда да үзләре белән Менделеевск икмәген алуларын әйтәләр. Предприятиенең уңышы, кулланучылар тарафыннан танылуы - җитәкчелекнең һәм коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Заманнар, зәвыклар үзгәрә, ләкин икмәк Җирдәге иң төп продукт булып кала. Димәк, Менделеевск икмәк заводы продукциясе, ипи пешерүчеләрнең хезмәте алга таба да ихтыяҗлы булачак.

Роза шәрәфиева,
Ольга смолькова

Икмәк заводы архивы һәм
Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевскяналыклары Икмђк