Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр шәһәрлеләрне экологик чиста продукция белән шатландыралар. Дөресен генә әйткәндә, «Юность» РМЙ мәйданында машиналар күп түгел иде.
– Ит китермиләр, – дип зарланалар менделеевлылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсендә аңлатуларынча, аграрийлар һава торышы җылы булганда терлек суярга җөрьәт итмиләр, ит ассортименты соңрак булачак. Шимбә көнне шәһәр халкына яшелчә, кош-корт ите, бал һәм бал эшләнмәләре, бөртеклеләр, куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр үсентеләре, ит ярымфабрикатлары тәкъдим ителде.
Гөлчирә Имамиева фураж алырга килгән.
– Тавык тотабыз, кышка запас алып куярга исәплибез, – дип фикерләре белән уртаклаша хезмәт ветераны.
«Алтын башак» авыл халкын бөртеклеләр белән сөендерде. Машиналар янында шунда ук чират хасил булды, арпа, солы, бодайны санаулы минутларда сатып алдылар.
Нет комментариев