Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида халык җыеннары дәвам итә

«Карповчы» ТИС халкы Валерий Чершинцевка турыдан-туры сораулар бирделәр. Гражданнар җыенында күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе төзекләндерүгә кагылды.

«Карповчы» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлсинә Заһретдинова башкарылган эшләр турында сөйләде. Район башлыгы Валерий Чершинцев ТИСның билгеләнгән территорияне төзекләндерүгә актив катнашуын, чаралар оештыруын һәм үткәрүен, санитар тәртип урнаштыруын билгеләде.

Очрашу барышында җыелганнар җитәкчелеккә балалар мәйданчыкларын торгызу, янгын турында белдерү системасын урнаштыру, балтырганны һәм чүплекләрне бетерү, кеше күп йөргән участокларда күлләвекләрне булдырмау турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Кайбер сорауларга шунда ук җаваплар бирелде, калганнары контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев