Программа өлкән яшьтәге кешеләрне вакытлыча көндәлек мәшәкатьләрдән арындыруга юнәлдерелгән.
«Мәдәни шимбә» акциясе кысаларында илебезнең төрле регионнарыннан ведомство учреждениеләре вәкилләре түләүсез күргәзмәләр, концертлар, театраль тамашалар, уеннар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
С. Гассар исемендәге мәдәният сарае шулай ук әлеге акцияне яклады. 11 сентябрьдә «Дуслык» паркында җырлар яңгырады, күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылды. Теләгәннәр биеделәр, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар.
— Без чынлап та вакытны файдалы үткәрдек, барысы да позитивта булдылар, — дип билгеләде чараның инициаторы һәм алып баручысы Лариса Кривилева.
Нет комментариев