Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менделеевскида социаль ипотека программасы буенча торак йортны 2021 елның икенче кварталында төзеп бетерергә планлаштыралар

Бу турыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүе Менделеевскида Габдулла Тукай адресы буенча төзелүче күпкатлы торак йортта узды. Ул социаль ипотека программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында сафка бастырыла.

– Әлеге вакытта объектта фатирларны эчке яктан бизәү эшләре бара: тартып кигертелүче түшәм җайланмалары һәм бүлмәара ишекләр урнаштырыла, обойлар беркетелә, йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру эшләре бара, су микъдарын билгеләү җиһазлары куела, – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге начальнигы вазифасын башкаручы Ильфарт Сафиуллин.

Проект нигезендә биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнә, аның гомуми мәйданы 4270 кв. метрны тәшкил итә. Йортны төзүче – Президент каршындагы ТР Дәүләт торак фонды. Республика программасының ташламалы ипотекасы буенча көтеп алынган фатирларны бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев