Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида янгын күптөрле көрәше буенча республика ярышлары узды

86 нчы янгыннан коткару часте Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Казаннан коллегаларын кабул итте. Ләкин, җиңел булмаган эпидемиологик хәл шартларында, алар гарнизонга вакыт интервалын саклап килделәр.

– Финал этабының бездә узуы шатландыра, – дип белдерде 86 янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов. – Шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти: без лаеклы үрнәк күрсәтергә тиешбез.

Менделеевск командасын каравыл начальнигы эчке служба лейтенанты Юрий Косенович һәм янгыннан коткаручы эчке служба өлкән сержанты Иван Алексеев тәкъдим иттеләр.

Шартлар белән Россия МЧС Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең бүлек начальнигы, эчке служба полковнигы Марат Шиһапов таныштырды. Программага сигез төр күнекмә кертелде, катнашучылар аларны янгынчыларның тулы экипировкасында һәм аркаларына сулыш алу аппараты киеп башкардылар.

24 килограммлы герне унар мәртәбә күтәрделәр, зыян күргән манекеннарны 15 метр ераклыкка күтәреп илттеләр һәм аларны билгеләнгән урында носилкаларга салдылар. Янгын автомобиленнән магистраль линиягә ике прокладканы сузу, аны «сигезле» алымы белән кулга чорнау, авария-коткару гидравлик коралы белән эшләү, йөк автомобиле тәгәрмәче покрышкасын ун метрга әйләндереп алып бару һәм җиңел автомобиль покрышкасы тәгәрмәчен биш килограммлы кувалда белән сугып ун метрлы ераклыкка күчерү мавыктыргыч булды. Биремнәрдәге кимчелекләр өчен судьялар төп вакытка штраф секундлары өстәделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Менделеевск командасы беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев