«Менделеевские новости» газетасы редакциясе туган якны өйрәнү музее белән берлектә «Менделеевск атла» икенче туристлык проектын үткәрде
Җәмгыять

«Менделеевские новости» газетасы редакциясе туган якны өйрәнү музее белән берлектә «Менделеевск атла» икенче туристлык проектын үткәрде

Квест кысаларында командалар өч туристлык маршрутын уздылар һәм Google-карталарда шәһәрнең мөһим күренекле урыннарын билгеләделәр.

Күп белүчеләр
Актив кешеләр Моношәһәрләр үсеш фондының зур проектына кушылдылар. «Яшьлек» яшьләр үзәгенең беренче этабында катнашучылар смартфоннар ярдәмендә күренекле урыннарны фотога төшереп аларны 93 яңа объектлар онлайн-картасына керттеләр. Икенче этапта оештыручылар активистлар өчен төбәк тарихы һәм мәдәниятен белүгә төрле биремнәр үтәделәр. Командалар шулай ук объектлар турында булган карточкаларны өстәмә мәгълүмат белән тулыландырдылар. Ике этап йомгаклары буенча, шәһәр кунакларын кызыксындырырлык 60тан артык урын билгеле булды. Алар арасында – архитектура һәйкәлләре, парклар һәм скверлар, сәүдә үзәкләре, кафе.

7дән 81гә
Туристлык проекты төрле максатчан аудиториягә юнәлдерелгән. Монысында бер сәгатьтә 50дән артык кеше атлады − Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләре, ТИС вәкилләре, ветераннар, яшьләр, мәктәп укучылары һәм шәһәрнең актив халкы. Иң өлкән катнашучы 81 яшьлек Раиса Куршакова булды.
− Хәрәкәт – тормыш! Шәһәр буенча файдалы гамәлләр белән узу – аеруча күңелле, − дип аңлатма бирде Раиса Максимовна.

«Тарихи»
маршрут Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараеннан туган якны өйрәнү музеена кадәр узды. Катнашучыларны оештыручылар Джулия Искәндәрова һәм Алина Гусева озаттылар. Бердәм команда озын һәм мавыктыргыч юл узды.

− Менделеевскида 48 ел яшим һәм һәр урын истәлекле вакыйга белән бәйле. Укуны тәмамлагач тормыш иптәшем белән юллама буенча бирегә килдем, Карпов исемендәге химзаводта эшләдем. Бүгенге көндә ветераннар хорында җырлыйм. Кичләрен яңартылган Геройлар аллеясы буйлап йөрергә яратам. Ул шәһәребезнең тарихи, төзекләндерелгән матур урыны, − ди 70 яшьлек Фәния Мөбарәкшина.

«Героик»
маршрут катнашучыларын менделеевлыларның батырлыгы – сугышчы интернационалистар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләгән Ольга Смолькова һәм Лиля Әхмәтҗанова сүзләре аеруча җәлеп итте.

− Без Әфганстан һәм Чечнядә һәлак булганнар мемориалы булган Хәтер аллеясында булдык. Хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган якташларыбызга мәңгелек дан! Бездә яшәүче һәркем, туристлар бу истәлекле урында булырга тиешләр, − диләр 1 нче мәктәп укчылары Светлана Уфимцева һәм Кира Аникина.

«Яшьләр» юлы
Ольга Боднарь һәм Полина Васильева ярдәме белән күңелле узды, оештыручылар катнашучыларның позитив белән кәефләрен күтәрделәр. Команда «Яшьлек» яшьләр үзәгендә, «Мин Менделеевскины яратам» скверында, «Ушковлар утраулары» паркында булдылар.

− Шәһәрдә яшьләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнә. Спорт, иҗат, мәдәния ял – барысы да безнең өчен! Проектның бер өлеше булуыма һәм туристларны чәчәк атучы шәһәребезгә җәлеп итү өчен үз өлешемне кертүемә шатмын, − ди елмаеп 17 яшьлек Елизавета Петрова.

Миссия үтәлде
Шәһәрлеләрне кызыклы туристлык квестының уңышлы төгәлләнүе белән район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров котлады. Котлау сүзләреннән соң һәркемне аппетитлы сый-хөрмәт көтте. Барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм яраткан Менделеевск күренешләре белән магнитлар тапшырдылар.

− Бирегә 1997 елда Ырымбур өлкәсеннән килдем, үзгәрешләр гаять зур. Бу вакыт дәвамында Менделеевск сизелерлек үзгәрде, матурланды, кешеләрне җәлеп итәрлек булды. Шәһәр урамнары буйлап квестта катнашу күңелле, күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белдем. Проект өлкәннәрне дә, балаларны да берләштерде, − дип уртаклашты Юлия Абдуллина.

− Миңа 79 яшь һәм үз маршрутымны горурлык белән «атладым». Менделеевск тарихи урыннарга бай, алар турында күбесе белми дә. Безнең бурыч – барысына да искә төшерергә һәм сөйләргә. Һәм без аны лаеклы башкардык, − дип билгеләде Любовь Волкова.


Нет комментариев