Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскины бизнес өчен күркәм итәргә

16 декабрьдә район Советы депутатлары Игорь Привалов рәислегендә төп финанс документын - икенче укылышта район бюджетын расладылар. - Киләсе елга фаразланган табышның гомуми күләме 492796,346 мең сум тәшкил итәчәк. Бюджетның чыгымнар өлеше дә шул ук күләмдә планлаштырыла. Шулай итеп, 2014 ел бюджеты дефицитсыз, - дип хәбәр итте районның финанс-бюджет палатасы...

16 декабрьдә район Советы депутатлары Игорь Привалов рәислегендә төп финанс документын - икенче укылышта район бюджетын расладылар.
- Киләсе елга фаразланган табышның гомуми күләме 492796,346 мең сум тәшкил итәчәк. Бюджетның чыгымнар өлеше дә шул ук күләмдә планлаштырыла. Шулай итеп, 2014 ел бюджеты дефицитсыз, - дип хәбәр итте районның финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева.
Йомгаклау сүзендә район Советы рәисе болай дип билгеләде:
- Киләсе елның район бюджеты бик тыйнак. Район казнасын тулыландыру өчен җитди эш көтелә. Бурыч - Менделеевскины инвестиция ягыннан күркәм итү. Бизнес-проектларны тормышка ашырмыйча районның үсеше турында сүз барырга мөмкин түгел. Ярдәм көтәр җир юк. Үз ресурсларыбызга гына өметләнергә мөмкин.
Депутатлык комитетлары утырышларында алдан тикшерүне исәпкә алып, халык сайланучылары 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына район бюджетын бертавыштан расладылар (карар 3 нче биттә һәм www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
"Менделеевск муниципаль районында вакантлы муниципаль служба вазифасына бәйге үткәрү тәртибе турында Положениене раслау турында" Менделеевск муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән район Башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Елена Царёва мөрәҗәгать итте.
"Муниципаль служба турында Татарстан Республикасы кодексы" ТР Законына һәм Уставның 79 нчы маддәсенә нигезләнеп, депутатлар карар кабул иттеләр (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова үтенечен тикшереп һәм РФ Гражданлык кодексы маддәләренә нигезләнеп, Совет Фомин урамының 19 нчы йортындагы кеше яшәми торган 17,3 кв.метрлы бинаны үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча Идарәгә бушлай файдалануга бирү турында карар кабул итте.
Финанс-бюджет мәсьәләләре комитеты нәтиҗәсен тыңлап һәм тикшереп һәм халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә киеренкелекне булдырмау максатында депутатлар "Комфорт" ҖЧҖнең 1, 2 нче шәһәр мунчалары биналары өчен җирле бюджетка 2013-2014 елларга аренда түләвеннән азат итүгә рөхсәт бирделәр.
Аннан соң райсоветның оештыру бүлеге тәкъдим иткән 2014 елга район Советының эш планы тикшерелде һәм расланды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, депутатлар район гимны яңгыравында үз эшләрен төгәлләделәр.

Шәһәр бюджеты кабул ителде

Район муниципалитетының вәкаләтле форумы эше төгәлләнгәннән соң шәһәр Советы депутатлары утырышы булды. Аны рәис Игорь Привалов үткәрде.
2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына Менделеевск шәһәре бюджеты белән авыл җирлекләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анастасия Ефремова таныштырды (карар 3 нче биттә һәм (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Бәзәкә, Яңабирде һәм Тихоново авыл җирлекләренең файдаланылмый торган җирләре кушылу хисабына Менделеевск шәһәре чикләре үзгәрү турында мәгълүмат белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, Менделеевск территориясе 352 гектарга арта, бу күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү проблемасын чишәргә һәм шәһәрнең перспектив үсешенә мөмкинлек бирәчәк. Халык сайланучылары "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 12 нче маддәсенә нигезләнеп Бәзәкә, Яңабирде һәм Тихоново авыл җирлекләре инициативасын бердәм хупладылар.
Депутатлык форум-нарының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүдә ТР Дәүләт Советы комитеты рәисенең закончалык һәм хокук тәртибен саклау буенча урынбасары Рафил Ногуманов катнашты.

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми