Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әниләр алдында баш иябез

Район башлыгы В.Чершинцев хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә уллары һәлак булган әниләрне котлады.

Кабул итү
– Мондый очрашуны үткәрү фикерен “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова тәкъдим итте. “МН” газетасы редакциясе коллективы яклады, – дип сөйли “Татмедиа” АҖ филиалын әйдәү бару буенча урынбасары Лиля Әхмәтҗанова.

Аларның һәрберсенең үз тарихы, язмышы. Любовь Рябова, Раиса Куршакова, Раиса Әхмәтҗанова, Татьяна Козлова, Зәйнәп Шәехова район башлыгы Валерий Чершинцевтан Әниләр көненә котлаулар һәм бүләкләр алдылар.

“Скрипунелла” ансамбле “Ave Maria” музыкаль композициясе белән чараны ачты. “Мини мисс Менделеевск 2017” проектында катнашучылар шигырьләр укыдылар.
100дән артык эш

“Бу минем әнием” район балалар рәсемнәре бәйгесе шул кадәр эш җыйды, аңа йомгак әлеге бәйрәм кысаларында ясалды.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, шәһәрлеләр атна дәвамында безгә яшь рәссамнарның эшләрен китерделәр. Авыллар җирлекләре дә актив кушылды. Үзләренең эшләрен Иске Гришкин һәм Бәзәкә мәктәпкәчә учреждениеләре тәкъдим итте. “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләр дә активлык күрсәтте.

– Кирәкле проект, – диләр приют педагоглары. – Бездәге балалар үзенчәлекле, аларның һәрберсе үзләренең әниләре турындагы истәлекләрне күңелләрендә саклый. Бу турыда алар кычкырып әйтмиләр, билгеле, ләкин рәсемнәр аша газиз кешеләре турында һәркем сөйли ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев