Нон-стоп ритмында
Менделеевскида Яшьләр көнен билгеләделәр.
Бәйрәм локациясен кичкә таба башладылар. «Дуслык» паркында чаралар алышынган арада күңелсезләнергә туры килмәде: алып баручылар, артистлар сәхнәдән төшмәде, диджейлар үз урыннарын һәм пультны калдырмадылар. Ә килүчеләр биюгә кушылдылар, аралаштылар. Алар белән бергә тантана масштабын Евгения Кожеева бәяләде.
Барысы да Менделеев мәйданында велосипедта йөрүдән башланды. Бер үк вакытта шәһәрнең спорт мәйданчыкларында ярышлар узды. Бәйрәм өчен инде стандарт булган шәһәр һәм район берләшмәләре күргәзмәләре оештырылды. Җыелганнар яшьләр сәясәтенә актив кушылдылар. Яшь буынны котларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева килде.
Берүк вакытта брейк-данс һәм вело-мото-триал шоу фестивальләре узды. Дәртле биючеләр һәм спортчылар тамашачыны бәйрәм дулкынына көйләделәр. Заманча һәм барысына да таныш булган җырлар белән артистлар яхшы кәеф бирделәр.
Һава торышы да сынатмады, һәм буяулар фестивале гомум күңел ачу чарасы булды. Матур тамаша кечесенең дә, олысының да күңеленә хуш килде. Фестивальгә аперуча балалар шатланды. Малайлар һәм кызлар үзләренә һәм бер-берсенә яшел, ал, зәңгәр, кызгылт-сары порошоклы консистенцияләр сиптеләр. Аларга өлкәннәр дә кушылды. Буяулар фестивалендә катнашучыларны алып баручылар да дәртләндереп тордылар. Алар бәйгеләр үткәрделәр, заманча хитлар яңгыраттылар, таныш моңнарга кушыласы килде.
Нон-стоп марафонга Яр Чаллыдан махсус кунаклар – «Сафари» кавер-группасы кушылды. Барысы да популяр хитларга биеделәр. Тере музыка – мондый бәйрәмнәргә менә дигән өстәмә. Кабатланмас тавышларны тыңлыйсы һәм күтәренке кәеф аласы килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев