Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Орден кавалеры

Камай авылында яшәүче Мәймүнә Тимеркәевага 10 июльдә 90 яшь тулды. Бу зур бәйрәме белән юбилярны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Камай җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов тәбрикләде. Тимеркәй авылдагы иң эшчән, иң уңган ирләрнең берсе була. Гаилә умарта тота, күлдә балык үрчетә, чабата үрә, күп...

Камай авылында яшәүче Мәймүнә Тимеркәевага 10 июльдә 90 яшь тулды. Бу зур бәйрәме белән юбилярны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Камай җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов тәбрикләде.
Тимеркәй авылдагы иң эшчән, иң уңган ирләрнең берсе була. Гаилә умарта тота, күлдә балык үрчетә, чабата үрә, күп итеп маллар асрый. Чулак Тимеркәй балаларын да кечкенәдән эшкә өйрәтә.
- Әти безне иртәнге дүрттә уята иде, - дип искә ала Мәймүнә апа ул чакларны. - Ул бик кырыс, тәртип яратучы кеше иде. Гомере генә озын булмады. Әти-әниебез бер-бер артлы яшьли дөнья куйды. Алар үзләре белән кыз һәм ир туганнарыбызны да алып киттеләр.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганда тугыз бала үскән оядан бишесе генә кала. Аларның иң өлкәне Мәймүнә ике сеңлесе һәм ике энесен үз канаты астына ала. Ә иң кечкенәләре - Муллаянга бары ике яшь кенә.
- Әниебезнең сабырлыгына таң калам. Беркайчан зарланмас, ирләр белән бер дәрәҗәдә эшләр, булдыклы кеше ул, - дип сөйли әнисе турында юбилярның кече кызы Фәрдәвия Гыйльфанова. - Без үзебез 4 бала, үзенең 4 бертуганы- бөтенебез аның тәрбиясендә үстек. Барыбызны да ул яхшы кеше итеп үстерде, безгә үрнәк булды.
Хезмәтенең башлангыч чорында ул сыер сава, бозау карый, соңрак дуңгызчылыкта эшли. "Батыр кул" колхозының алдынгы 1 нче класслы терлекчесе була. Уңган колхозчының хезмәте күпсанлы дәүләт бүләкләре белән бәяләнә. Мәймүнә Тимеркәева ВДНХга барган якташыбыз ул. Бүген аның күкрәген орден-медалләр бизи. Бу бүләкләр арасында иң дәрәҗәлесе - Хезмәт Кызыл байрагы Ордены.
-Мин әбием янында үстем, - ди Чаллы каласында яшәүче оныгы Гөлназ Билалова. - Мин аның беренче оныгы. Кечкенә чакта һәр җәйне мин әбием янында үткәрә идем. Шуңа хәзер дә аны сагынып янына еш кайтам.
Гөлназ дәү әнисенең аны эшкә өйрәтүен, аның белән бергәләп җиләккә баруларын, печән әзерләргә булышуы турында искә алды.
Хәзерге вакытта Мәймүнә Тимеркәева кызы Фәрдәвия һәм кияве Җәүдәт тәрбиясендә гомер кичерә. Улы һәм олы кызы да гаиләләре белән Камайда яши, өйләре дә ерак түгел. Балалары, оныклары, күршеләре көн саен Мәймүнә әби янына хәл-әхвәл сорашырга, дәнья хәлләре турында сөйләшергә кереп йөриләр. Күршесе Сәлимә Шәрәфетдинова белән озак еллар дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. "Ничә ел күрше булып яшисез?" - дип сорагач, Сәлимә апа югалып калды.
- Кем белсен инде аны, гомер буе инде, гомер буе. Чутлаган юк инде аны. Мәймүнә апа кешегә бик ачык, эшкә булган ул. Бик әйбәт тордык, Аллага шөкер, ди.
90 яшь тулган көнне Мәймүнә Тимеркәй кызы Тимеркәева яшәгән йорт күп кунаклар җыйды. Район башлыгы урынбасары Рәстәм Хәбибуллин юбилярга "Мәскәү. Кремль." дигән сүзләр язылган котлау хатын тапшырды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән килгән тәбрикләү хатында мондый юллар бар: "...Сез авыр сугыш сынауларын кичеп, үзегезнең ныклык һәм сабырлык үрнәге булуыгызны расладыгыз. Сезнең тормыш юлы, чын мәгънәсендә, үсеп килүче буын өчен үрнәк булырлык".
Гөлшат Гыйләҗева,
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Камай авылында

2
X