Пиротехника куллану тыела
Җәмгыять

Пиротехника куллану тыела

Татарстанда быел 20 декабрьдән башлап 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехника эшләнмәләре куллану тыелачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. «2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә», — диелә документларда.

Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала.

Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак.


Нет комментариев