Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция Кыш Бабае изгелек юлында

20 декабрьдә старт алган “Полиция Кыш Бабае” хәйрия акциясе дәвам итә.

Бәйрәмне оештыручылар 15 гыйнварга кадәр балаларга шатлык, яхшы кәеф һәм могҗизага ышаныч бүләк итәчәкләр. Нәкъ менә Яңа елда сабыйлар иң изге теләкләрен телиләр һәм аның чынга ашуын көтәләр. Акциягә полиция һәм мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре, 1 һәм 4 мәктәпләр волонтёрлары, битараф булмаган менделеевлылар кушылды. Хокук тәртибен саклаучылар әкият геройлары – Кыш Бабай һәм Кар кызы белән берлектә шефлыкта булган, катлаулы тормыш хәлендә калган балаларны фатирларына барып котладылар. Алар кызлар һәм малайлар белән аралаштылар, һәрберсенә уенчыклар һәм канцелярия кирәк-яракларыннан тыш татлы призлар да өләштеләр.

Әкияти персонажлар рольләрен 1 нче мәктәп укучылары Айнур Һаҗиев һәм Яна Галимова яхшы үтәделәр.

Акциядә катнашучылар Балобановлар гаиләсендә булдылар.


– Кызым Полина һәм улым Артём Яңа елны түземсезлек белән көтәләр. Бүген бездә чын бәйрәм булды, Кыш Бабай һәм Кар Кызы аларны Яңа 2019 ел белән котладылар. Балаларга бәхет өләшүче әлеге акцияне оештыручыларга ихлас рәхмәт белдерәбез, – дип фикерләрен җиткерде яшь әни Екатерина Балобанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев