Путин кабул итүендә
Менделеевлы Александр Кузнецов Путинда кабул итүдә булды. РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә иң яхшы россия хәрби вузлары чыгарылышлары белән очрашты.
Алар арасында якташыбыз – Илнәт авылында туган Александр Кузнецов та бар иде (рәсемдә сулдан беренче рәттә).
Саша Иваново МЧС академиясе магистратурасын алтын медальгә тәмамлый.
– Мәктәптән соң ул минем эздән китергә булды, – дип сөйли отставкадагы капитан Валерий Юрьевич. – Укырга керергә җентекле әзерләнде, күп вакытын спортка багышлады, күтәрелде һәм энекәшләре Консантин һәм Данилны да өйрәтте.
А.Кузнецов бакалавриатта бишлегә генә укыды. Кызыл дипломга ия. Аның башкалага баруы укуда активлыгы өчен генә түгел, академия тормышында актив катнашуы өчен дә зур бүләк булды.
– Минем эмоцияләрем чиктән тыш, – дип шалтыратты Саша әти-әнисенә. – Барысы да югары дәрәҗәдә узды: тантаналы өлеше дә, рәсми булмаган өлеше дә.
Владимир Владимировичның кабул итүе безгә тагын да зур җаваплылык өсти. Путин болай дип белдерде: “Якын көннәрдә россия армиясе яңа кораллар белән тулыландырыла, ул сугышчан потенцалны арттырачак. Әмма армия үсеше өчен техника гына түгел, квалификацияле белгечләр дә кирәк”.
Фото А.Кузнецов архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев